Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Төзелә, ремонтлана

19 июльдә узган республика киңәш-мәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин төзелеш өлкәсендәге 14 программа турында хисап тотты. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.

Әлфия МОСТАФИНА.
Гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү программасы бүгенге көндә дә иң актуальләрдән булып кала. 2013 ел этабы буенча 9 722 квадрат метр мәйдандагы торак урыннарын сатып алуга 241 килешү төзелгән. Докладтан күренгәнчә, 2014 елның 18 июленә республикада 1 333,1 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган (еллык планның 55,6 проценты дигән сүз). Бөгел-мә муниципаль җирлегендә бу күрсәткеч - 12 733 квадрат метр, ягъни 31,8 процент.
Социаль ипотека программасы буенча 2 887 фатирлы 49 йорт файдалануга тапшырылган, гомуми мәйданы - 171,4 мең квадрат метр. Бу программа буенча төзелә торган объектларның әзерлек дәрәҗәсе түбәндәгечә: 66 объектта төзелеш тәмамланып килә; уртача әзерлектә - 11 объект; 2 объектта эш башланган гына әле. 2сендә графиктан калышып эшлиләр.
Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча 127 ветеран өчен 37 йорт төзелә. 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә килгәндә, 2014 елга җыелма исемлектә 824 гаилә теркәлгән. Бүгенге көнгә 122 миллион сумлык 37 сертификат рәсмиләштерелгән (Бөгелмәдә - 1).
Татарстан Республикасында мәктәпкәчә балалар учреждениеләре төзү программасы буенча 2014 елга вәзгыять түбәндәгечә: төзелеш эшләре 55 объект-
та алып барыла. Капиталь ремонт (реконструкция) эшләре 9 объектта гамәлгә ашырыла. Капиталь ремонт буенча (өстәмә төркемнәр ачу) эшләр барлык
20 объектта да тәмамланган.
Киңәшмә барышында Ирек Фәйзуллин шулай ук "Авыл клублары" программасы, 2014 елга универсаль спорт мәйданчыклары кору программасы
(163 мәйданчык) турында да сөйләде.
Татарстан Президентына шулай ук юллар төзелеше, терлек азыгы әзерләүнең барышы, урып-җыю кампаниясенә әзер-лек турында да мәгълүмат бирелде.
Киңәшмәне йомгаклап, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов шәхси торак төзелешен активлаштыруны сорады. "Барлык программаларны 1 сентябрьгә төгәлләү өчен бүген башкарылган эш күләме, кимендә, 80 процент тәшкил итәргә тиеш", - дип ассызыклады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса