Тыңлый, тикшерә, чара күрә – ул безнең “Роспотребнадзор”
"Кулланучыларның гадел хөкеме" - традицион рәвештә ел саен 15 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен "Роспотребнадзор" быел әнә шундый девиз астында билгеләп үтәргә тәкъдим итте.
Рита ШӘЙДУЛЛИНА,
"Роспотребнадзор"ның Татарстан Республикасы идарәсе территориаль бүлеге белгече.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.
Бөгелмәләрнең кулланучы буларак хокукларын "Роспотребнадзор"ның Татарстан Республикасы идарәсе территориаль бүлеге белгечләре яклый. Кулланучы хокуклары бозылган кешеләргә биредә теге яки бу каршылыклы очракта ничегрәк эшләү дөрес буласын әйтәләр, кулланучы хокукларын судта яклауларына теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтәләр.
Узган ел дәвамында без гражданнар-ның 132 язма мөрәҗәгатен тикшердек, 100дән артык кеше телдән консультация алды. Бүлек белгечләре ярдәме белән ул мөрәҗәгатьләрнең 60 проценттан артыгы кулланучы файдасына хәл ителде. Кешеләр күбрәк коммуналь хезмәтләрнең эшенә дәгъва белдерә, шулай ук азык-төлек булмаган товарларның сыйфатыннан зарланучылар күп, сәүдә кагыйдәләрен бозуга канәгатьсезлек белдерүчеләр дә шактый. Бусы сатыла торган товарлар турында тулы мәгълүмат юклык, бәяләрнең күрсәтелмәве, сораган чакта шикаятьләр һәм тәкъдимнәр китабын бирмәүләренә һәм башка төрле күп кенә тайпылышларга кагыла.
Шикаятьләрне, гаризаларны карау һәм гражданнарга консультацияләр бирүдән тыш, "Роспотребнадзор"ның Татарстан Республикасы идарәсе территориаль бүлеге белгечләре кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә Россия Федерациясе законнарының ничек үтәлешенә дә күзәтчелек итә, бу эшне дәүләт контролендә тота. Шул ук узган елда, мәсәлән, ваклап һәм күмәртәләп сату, җәмәгать туклануы, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү, коммуналь-торак хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм кулланучылар базарындагы башка тармаклардагы объектларда, контрольлек итү җәһәтеннән, 137 тикшерү чарасы узды. 200дән артык закон бозу очрагы ачыкланып, 175 административ эш кузгатылды. Штрафлар күләме 700 мең сумнан артып китте. Иң күп очраклар сатучыга, эш башкаручыга, товар хәзерләүчегә, товарларның сыйфатына, сәүдә кагыйдәләре бозылуга карый.
Товарларны сатып алганда һәм нинди дә булса хезмәт күрсәткән вакытларда күп очрый торган ситуацияләргә бәйле, кулланучылар аеруча еш бирә торган берничә сорауга, шушы мөмкинлектән файдаланып, газета аша җавап бирәсе килә.
1. Сатып алучы кесә телефонын ремонтка бирә һәм аны кире ала алмыйча йөри. Ничә килсә дә: "Иртәгә", яисә "Берничә көннән килегез", - дигән җавап ишетә... Ни эшләргә?
Мондый очракларда телефонны аласы көнне баштан ук тәгаен документ белән билгеләп кую кирәк. Ремонтлау срогы узып китә, ә товар әзер түгел икән, закон нигезендә, кеше беркадәр бәяне кайтарып түләүләрен (неустойка) таләп итәргә хаклы.
Товар турында сүз бара икән, бу товар бәясенең 1 процентын, хезмәт күрсәтү икән, аның өчен фактта түләнгән бәянең 3 процентын тәшкил итә. Мисал өчен, телефонның бәясе 10 мең сум тора икән, срогыннан соң узган 10 көн өчен сез 1 мең сум сорый аласыз. Моннан тыш, кулланучы үз таләпләрен үзгәртергә дә хокуклы. Мәсәлән, сату-алу килешүен өзеп, товар өчен түләгән акчаны кайтарып бирүне таләп итәргә хакы бар.
2. Товар сатып алгач, аның төргәген (тартмасын һ. б.) саклау мәҗбүриме?
Бу төргәк сатып алучыга үлчәме туры килмәгән, төсе килешмәгән өчен, әмма сыйфатына бернинди дәгъва да булмаган товарны кире тапшырырга туры килгән чакта гына кирәк. Ә инде сез товарны кимчелеге булган өчен кире тапшырасыз икән, сатучының (җитештерүче, сервис-үзәк) төргәкне таләп итәргә хакы юк!
3. Гарантия срогы узганнан соң товарның сыйфатына дәгъва белдерергә мөмкинме?
Мөмкин, тик бу хакта бик күпләр белми. Законда кулланучының әйберне сатып алганнан соң ике ел дәвамында шундый хокукы булу турында язылган. Тик шунысы бар, дәгъва белдерүне нигезләү аның үз өстендә кала. Әйтик, телефон гарантия срогы чыкканчы ватыла икән, диагностиканы сатучы үз исәбенә ясый. Ә гарантия срогы беткәч, телефонда яшерен кимчелек булганлыгын сатып алучы үз исәбенә дәлилләргә тиеш була.
4. Завод 3 елга гарантия бирә, ә кибеттә бер елга гына тулы гарантия булуын, калган ике елга сервисның бушлай икәнлеген әй-тәләр. Бу дөреслеккә ни дәрәҗәдә туры килә?
Бу - дөрес түгел. Сатучы товарга гарантия срогын аны ясаган заводта куелмаган булса гына куя ала. Ә инде гарантия срогын товарны хәзерләүче үзе куйган булса, сатучы аны бары тик озайту ягына гына үзгәртергә хокуклы.
5. Ваттыңмы, әллә ватык идеме?
Кеше кесә телефоны сатып ала. Өйгә кайткач, анда берничә көйнең уйнамавын ачыклый һәм телефонны илтеп кире тапшырырга була. Кибеттә, алай-болай төшереп ватмаганнар идеме икән дип шикләнеп, тест үткәрергә тәкъдим итәләр. Катлаулы техник товар булганлыктан, кибетнең моңа хокукы бар. Әмма экспертизаның шома гына ремонтка "әверелеп китү"еннән сак булыгыз. Бу очракта сатып алучының игътибарлы булуы кирәк. Экспертизага ризалык биреп кул куйган бланкта "ремонт" сүзе язылган булу очраклары бар. Ә бит сезгә тест үтү кирәк, ремонт түгел! Андый кәгазьләрне аңлы рәвештә тоттырулары да ихтимал, шуңа күрә игътибар белән укыгыз, кирәкмәгән өлешен шунда ук сызып ташлагыз.
Ә диагностика телефонның бәрелгән-сугылган булуын күрсәтсә? Үзегез аны төшереп ватмаганны беләсез лә ул белүен... Бу очракта инде үз хисабыгызга бәйсез экспертиза үткәрә аласыз. Сез хаклы икән, аның бәясен сезгә кайтарып бирәчәкләр. Ул чагында проблеманы суд аркылы хәл итәргә дә була.
6. Кибетләрнең күбесендә хә-зер анда кергәндә кулда булган әйберләрне бикләнә торган махсус тартмаларда калдырырга кушалар. Калдырыргамы, юкмы?
Әйе, кибеттә үз эчке тәртипләрен раслаган аерым кагыйдәләр белән эш итә алалар, тик алар кулланучының хокукларын каты чикләмәскә тиеш. Дөрес, сумкаларны калдыру, кешегә уңайлы булудан бигрәк, кибеттәгеләр өчен уңайрак. Кибеттә моны күзәтү камералары куйдыру бик кыйммәткә төшә, бу исә кибеттәге товарларның да бәясе артуга китерә дип аңлаталар. Язма документлар арасында исә бу нисбәттән бер генә кагыйдә бар - сатып алучының кибеткә кергән чагында кулында бу кибеттә дә сатыла торган продук-циясе бар икән, ул бу хакта алдан ук кисәтеп куярга тиеш.
7. Стоматология клиникалары эшеннән канәгатьсезлек белдерүчеләр игътибарына.
Хосусый клиникада тешен дәвалауга 1,5 мең акча түләгән С., ахыр чиктә шул ук клиникада шул ук тешен алдыра. Бу очракта аны дәвалаган өчен түләгән акчаны кире кайтару мөмкинлеге бармы? Билгеле, мондый очракта сез канәгатьсезлек белдерергә хокуклы. Тик дәгъвагызны ишетүче булыр микән? Медицина эшләре шуның белән катлаулы да: бу өлкәдә әллә ни хәбәрдарлыгыбыз булмаган без дилетант-кулланучыларны төрле терминнар белән "күмеп ташлаулары" ихтимал. Таләпләрегезне канәгатьләндермиләр икән, сез аларга эшләр өчен лицензия биргән органга - Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать итә аласыз.
8. Алган аяк киеме сыйфатсыз булып чыкса...
Сатып алган аяк киемегез сыйфатсыз булып чыкса, кибетләрдә күбрәк аны ремонтлап бирергә генә тәкъдим итәләр. Сез исә аны башкасына алыштыруларын, ремонтлап бирүләрен, яисә акчасын кайтаруларын таләп итә аласыз - монысы сезнең ихтыярда. Андый чакларда дәгъва язуыгызны ике нөсхәдә язып, таләбегезне дә бер генә төрле итеп куярга кирәк. Мисал өчен: "Сату - алу килешүен өзеп, акчаны кире кайтарып бирүегезне сорыйм", - дип. Язуның бер нөсхәсенә сатучы имза куя һәм дәгъва гаризасын кабул иткән көннең числосын яза. 10 көн эчендә сезгә җавап бирергә тиешләр. Юк икән, безгә мөрәҗәгать итегез. Безнең адрес: Бөгелмә шәһәре, Ворошилов урамы, 4 нче йорт. Телефоннар: 4-16-07, 4-41-28.
Тагын бер нәрсә: шушы адреста урнашкан бинада "ТР кулланучылары хокукларын яклаучы җәмәгать үзәге" эшли башлады. Бу үзәк түләүсез консультацияләр бирә, дәгъва гаризалары язарга булыша, судта кулланучылар хокукларын яклап түләүсез теләктәшлек итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа