Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Туңганнарга – беренче ярдәм

Организм тулаем суыксыган чакта, ә кышкы салкыннарда бу бик еш очрый торган хәл, температураның түбәнлеге, һаваның дымлылыгы, салкын җил тәннең аерым өлешләренең өшүенә китерергә мөмкин. Тән өшүе - аерым әгъза тукымаларының туңуы яки җилсенүе, некроз башлану, ягъни тәндәге аерым участокларындагы сыекча туңып, күзәнәкләрнең үлүе ул. Күбрәк тәннең ачык урыннары -...

Организм тулаем суыксыган чакта, ә кышкы салкыннарда бу бик еш очрый торган хәл, температураның түбәнлеге, һаваның дымлылыгы, салкын җил тәннең аерым өлешләренең өшүенә китерергә мөмкин. Тән өшүе - аерым әгъза тукымаларының туңуы яки җилсенүе, некроз башлану, ягъни тәндәге аерым участокларындагы сыекча туңып, күзәнәкләрнең үлүе ул. Күбрәк тәннең ачык урыннары - кул чуклары, муен, бит, аяклар өши. Киеме дымлы я юеш булса, кеше кайнар ризык ашамаган булса, бик нык арыган чагында, кан югалткан очракта, чирле вакытта тәннең туңу ихтималы тагын да арта.

Тән туңуның дүрт стадиясе бар:

1. Өшегән җирдә тән тиресе агара, кызара, җилсенә, аннары авырту сизелә башлый, ул урында сулы куыклар кабарып чыга.

2. Зыян күргән урында кан әйләнеше бозыла, төсе зәңгәрләнә башлый, җилсенеп тора, сулы куыклар саклана.

3 һәм 4 нче стадиядә тире, сеңер, буыннарның температурасы төшә, ул урын берни сизми башлый, аннары үле урыннар катлам-катлам булып кубып төшә, үлекле җәрәхәт барлыкка килә.

Тәнне өшетмәс өчен түбәндәге саклык чараларын күрергә кирәк:

*озак вакытка ачык һавада йөрергә туры киләсе булса, киемне, аяк киемен, азык-төлекне белеп сайлагыз;

*салкында тәннең ачык урыннарын бик озак тотмагыз, тизрәк киенү-каплау ягын карагыз;

*даими хәрәкәтләнеп торыгыз, актив булыгыз;

*туңып әрнегән әгъзаларны үз тәнегез җылысы белән җылытырга тырышыгыз, әйтик кулларны култык астына кыстырырга, борын я колакны учлар белән капларга була һ.б.

Резеда ЕРМАКОВА,

21 нче янгын сүндерү часте инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса