Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Туган телем – әти-әнием теле!

Дөньяда 6 000гә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә 300дән артык тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Шуның өчен һәрбер милләт үз телен саклау өчен тырышырга тиеш. "Чишмәкәй" балалар бакчасында Халыкара туган тел көне уңаеннан зурлар төркеме балалары белән тематик дәрес үткәрелде. Алар өчен республикабызда төрле милләт вәкилләре яшәгәнлеге,...

Дөньяда 6 000гә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә 300дән артык тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Шуның өчен һәрбер милләт үз телен саклау өчен тырышырга тиеш.

"Чишмәкәй" балалар бакчасында Халыкара туган тел көне уңаеннан зурлар төркеме балалары белән тематик дәрес үткәрелде. Алар өчен республикабызда төрле милләт вәкилләре яшәгәнлеге, һәр халыкның үз теле, үз гореф-гадәтләре барлыгы турында әңгәмә корылды. Геройшагыйрь Муса Җәлилне искә алдык, аның шигырьләрен яттан укыдык. Шулай ук бакчабызда күргәзмә оештырылды. Балалар төрле милләт киемнәрен, татар халкының элекке аяк киемнәрен, өй җиһазларын, кулдан ясалган бишек күрделәр. Кечкенә балалар өчен рус халык әкиятләренә нигезләнгән курчак театры күрсәтелде.

Һәр милләт үз телен белергә тиеш, чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган "әни", "әти" сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса