Туган көнендә беренче тапкыр тавыш биргән
Юрий Донцовны №1093 сайлау участогында көтеп алдылар.
Аның бүген туган көне, Егеткә – 18 яшь. Моннан тыш беренче тапкыр тавыш бирә. Егетне алкышларга күмеп, бүләккә россия символы төшкән паспорт тышлыгы тапшырдылар.
-
Башта бармыйм дип карышсамда (уемда соңрак тавыш бирергә исәп иде), әти-әни үгетләгәч, алар белән килдем. Сайлауларда катнашу - һәркемнең гражданлык бурычы. Без республика күләмендәге cәяси вакыйга - сайлауларга битараф булырга тиеш түгел инде. Үзебезнең киләчәгебезне билгелибез бит,- ди егет елмаеп.
Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлый. 100 депутат мандатына сигез сәяси партиядән 430 кандидат, шулай ук үз-үзләрен күрсәтүче кандидатлар дәгъва кыла. Тавыш бирүне 103 төбәк һәм федераль ММЧ яктырта.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа