Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Төшенкелектән (депрессия) дога

Әгәр дә кеше төшенкелеккә бирелсә яки аның эче пошса, Мөхәммәд صلى الله عليه وسلم аңа шундый доганы укырга куша: Ул әйтә: «Әгәр дә кеше, эч пошу яки кайгы килгәннән соң, шушы доганы укыса: «Әллаһүммә иннии гәбдүк, ибнү гәбдик, ибнү әмәтик. Нәәсыйятии биядик, мәдыйн фийә хүкмүк, гәдлүн фийә кадааук. Әсъәлүкә бикүллисмин...

Әгәр дә кеше төшенкелеккә бирелсә яки аның эче пошса, Мөхәммәд صلى الله عليه وسلم аңа шундый доганы укырга куша: Ул әйтә: «Әгәр дә кеше, эч пошу яки кайгы килгәннән соң, шушы доганы укыса:

«Әллаһүммә иннии гәбдүк, ибнү гәбдик, ибнү әмәтик. Нәәсыйятии биядик, мәдыйн фийә хүкмүк, гәдлүн фийә кадааук. Әсъәлүкә бикүллисмин һүә ләк, сәммәйтә биһи нәфсәк әү әнзәлтәһү фии китәәбик әү гәлләмтәһү әхәдән мин халкъыйк әү истәъсәртә биһи фи гыйльмил гайби гиндәк ән тәҗгәләл - Курәәнә рабигә калбии вә нүүрә садрии вә җәләәъә хүзнии вә зәһәәбә һәммиии», - Аллаһ аның эч пошуын, кайгысын юкка чыгара һәм аны шатлык белән алыштыра. Сәхабәләр: «Без бу доганы өйрәникме?»- дип сорадылар. Мөхәммәд (с.г.с) әйтте:«Әйе, ишеткән һәр кеше дә аны өйрәнергә тиеш» (Әхмәд, №4318).
Мәгънәсе: «Йә Аллаһ! Дөреслектә, мин Синең колың, Синең колың булган ир-атның баласы, Синең колың булган хатын-кызның баласы. Минем алгы чәчем Синең кулыңда (ягъни Син минем белән нәрсә теләсәң, шуны эшлисең), миңа карата Синең карарың үтәлә, Синең хөкемең гадел. Мин Синнән Үзеңне атаган яки китабыңда иңдергән яки мәхлукларың арасында берәрсенә өйрәткән яки Үзеңнең яшерен гыйлемеңдә күрсәтмичә калдырган бөтен исемең белән Коръәнне йөрәгемнең шатлыгы, күкрәгемнең нуры һәм кайгым белән эч пошуымның юкка чыгуына сәбәпче итүеңне сорыйм!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса