Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Транспорт билгеләре ачык күренсен

Дәүләт теркәү билгеләре ялган булган транспорт чарасы белән идарә итүнең ахыры бер дә хәерле булып бетми. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе исегезгә төшерә: юл хәрәкәтендә катнаша торган транспорт чараларына куела торган төп таләпләрнең берсе - дәүләт теркәү номерларының аларга куелган таләпләргә җавап бирүе.

 
Соңгы вакытларда исә номерларын ялган саннар белән "бизәп" йөрү очраклары ешая башлады. Кайбер машина йөртүчеләр номердагы саннарны һәм хәрефләрне бозып күрсәтүне аңлы рәвештә эшли: әйтик, "О" хәрефен "С"га, "8"ле санын "3"легә әйләндереп куялар. Бу исә транспорт чарасын идентификацияләгәндә ялгышуларга китерә, шул исәптән юл читләренә куелган автомат режимда эшли торган фото-видеотөшерү аппаратларына да ялган мәгълүмат керә. Мондый дәүләт билгеләре "ялган билге" дип бәяләнә. Ә андый номерлар куелган машина белән идарә итү Россия Федерациясе Административ хокук бозулар Кодексының 12.2 нче маддәсенең 4 нче өлешен бозу дип санала. Моның өчен кеше 6 айдан 1 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин.
Агымдагы елның узган 7 аенда 45 машина йөртүче нәкъ шундый тәртипсезлек өчен административ җавапка тартылган һәм билгеле бер вакытка транспорт чарасы белән идарә итү хокукын югалткан.
Моннан тыш транспорт чарасы сатып алучы кайбер намуссыз кешеләр машинаны тиешле срокта - сату-алу килешүе төзелгән көннән алып 10 көн эчендә Дәүләт автоинспекциясендә учётка куймыйлар һәм өстәмә проблемалар килеп чыгуга сәбәпче булалар. Мәсәлән, транспорт чарасына бәйле салымнар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен автомат режимда теркәлгән административ штрафлар һәм башка кайбер чыгымнар һаман да машинаның элекке хуҗасына килеп тора. Агымдагы елның җиде аенда Татарстан Республикасының ЮХИДИ идарәсенең юл хәрәкәтендәге административ хокук бозуларны автомат рәвештә теркәү үзәгенә нәкъ менә транспорт чарасын сатканнан соң кузгатылган эшләргә бәйле 2 925 шикаять кергән. Ә 2013 елда исә андый шикаятьләр ел дәвамында 1 711 булган.
Шуңа күрә транспорт чарасын саткан кеше машинаны теркәү өчен бирелгән 10 көннән соң Дәүләт автоинспекциясенә аны теркәү эшен туктатуны сорап мөрәҗәгать итә ала. Бу очракта дәүләт теркәү номерлары урланган, яисә югалган дип санала һәм моның өчен машинаның яңа хуҗасына Россия Федерациясе Административ хокук бозулар Кодексының 12.2 нче маддәсенең 4 нче өлеше нигезендә җавап тотарга туры киләчәк. Кагыйдә буларак, андый чакларда транспорт чарасына ия булу мәсьәләсе суд аша гына хәл ителә.
Бу язмада әйтелгән кыен хәлләргә тарымас һәм үзегезгә-үзегез эшне катлауландырмас өчен ТР Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе транспорт чараларының элекке хуҗаларына да, аны сатып алырга җыенучыларга да сату-алу процедураларын узуга, транспортны теркәү эшен дә бергәләп башкарырга киңәш итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса