Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

ТР Президенты татар телен укытуда тагын да нәтиҗәлерәк методика кирәклеге хакында белдерде

Республика лидеры сүзләренчә, беренче чиратта, татарлар үз туган телләрен активрак кулланырга тиеш. (Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарлар үз туган телләрен активрак кулланырга тиеш, бүген татар телен укытуда тагын да нәтиҗәлерәк методика кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб утырышында журналистларга шулай дип белдерде. «Телне өйрәнергә теләгән...

Республика лидеры сүзләренчә, беренче чиратта, татарлар үз туган телләрен активрак кулланырга тиеш.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарлар үз туган телләрен активрак кулланырга тиеш, бүген татар телен укытуда тагын да нәтиҗәлерәк методика кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб утырышында журналистларга шулай дип белдерде.

«Телне өйрәнергә теләгән кешеләргә уңайлы методика тәкъдим итәргә кирәк. Әдәби тел - ул бөтенләй икенче, аны өйрәнү өчен күп көч түгәргә кирәк. Минем фикеремчә, бу - иң мөһиме түгел. Бездә татар телен өйрәнү өчен инфраструктура бар. Ә Татарстаннан читтә яшәүче кешеләрдә ул юк. Бездә «Ана теле» программасы булса да, ул чикләнгән. Без тагын да нәтиҗәлерәк ысул уйлап табарга тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика лидеры сүзләренчә, беренче чиратта, татарлар үз туган телләрен активрак кулланырга тиеш.

Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб 2010 елның декабрендә оеша. Ул йөздән артык журналистны - федераль һәм Мәскәүнең әйдәп баручы гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләрен берләштерә. Аларның барысы да Татарстанда туган, шунда укыган яки эшләгән. Медиаклуб иҗтимагый инициативаларга ярдәм күрсәтү һәм аларны яктыртуны максат итеп куя.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/07/153819/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса