Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

“ТНГ-Групп” җәмгыятенең 65 еллыгын каршылап

Буыннар арасында - дуслык күпере Үткән ялларда шәһәребезнең матур итеп төзекләндерелгән "Юность" спорт комплексында ике буын һәм дәрәҗә вәкилләрен берләштергән футбол бәйгесе узды. "ТНГ-Групп" җәмгыятенең өлкән һәм яшь буын вәкилләре катнашында узган чараны бәйрәм дип атасам, да ялгыш булмас, чөнки үзенчәлекле турнирда көндәшләр түгел, ә дуслар очраштылар, ә алар бүләк...

Буыннар арасында - дуслык күпере

Үткән ялларда шәһәребезнең матур итеп төзекләндерелгән "Юность" спорт комплексында ике буын һәм дәрәҗә вәкилләрен берләштергән футбол бәйгесе узды. "ТНГ-Групп" җәмгыятенең өлкән һәм яшь буын вәкилләре катнашында узган чараны бәйрәм дип атасам, да ялгыш булмас, чөнки үзенчәлекле турнирда көндәшләр түгел, ә дуслар очраштылар, ә алар бүләк иткән уен ярышта катнашучыларга да, тамашачыларга да күп шатлыклы мизгелләр бүләк итте.

Әлеге футбол ярышы ике матчта узды. Беренчесендә - "ТНГ-Групп" җәмгыяте җитәкчеләре һәм әлеге җәмгыять шефлыгындагы 2007 елгы яшүсмерләр футбол командасы, икенче матчта геофизика җәмгыяте җыелма командасы һәм геофизика футбол клубының чыгарылыш төркеме спортчылары - 1999 елгы егетләр командасы очрашты. Әйтергә кирәк, аларның барысы да диярлек - төрле ярышларда, бәйгеләрдә приз​лы урыннар яулап, күп тапкырлар җиңүче исеменә лаек булучылар.

Безнең районда төрле мил​ләт вәкилләре бик дус яшиләр. Ә футбол уйнаучылар, бер җәмгыять өчен эшләүчеләр һәм һәрдаим аның данын күтәрергә омтылып яшәүчеләр бер-берсен бигрәк тә туганнар кебек күрәләр инде. Шуңадыр, уен барышында да залда үзенә бер дустанә, җылы мохит хөкем сөрде.

Футбол бәйгесен "ТНГ-Групп" җәмгыяте генераль директоры урынбасары, әлеге турнир уенчысы Денис Кислер ачып җибәрде:

-​ Кадерле дуслар, кунаклар, хезмәттәшләр сезне "ТНГ-Групп" җәмгыятенең 65 еллыгына багышланган дуслык турнирында сәламләргә рөхсәт итегез. Җәмгыятькә нигез салынган чордан алып, спортка зур игътибар бирелә, төрле чаралар, спартакиадалар, турнирлар оештырыла. Шуның өстенә, бүген тагын бер истәлекле дата - геофизиканың футбол командасы барлыкка килүгә - 15 ел. 2003 елда элеккеге җитәкчебез Ринат Харисов ярдәме белән әлеге клуб зур тормышка юллама алды. Менә 15 ел инде ул, Россиядә генә түгел, ә чит илләрдә дә лаеклы урыннар яулап килә.

Турнирның беренче матчы - 2007 елгы яшүсмерләр файдасына 7:1 исәбенә, икенче матч 1999 елгы егетләр командасы файдасына 2:3 исәбе белән тәмамланды.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында спортчыларны "ТНГ-Групп" компаниясенең элекеге җитәкче Ринат Харисов тәбрикләде. Бүләкләнүчеләр арасында "ТНГ-Групп" футбол командасы тренеры Виктор Колесов та бар иде. "Юность" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчелегенә Рәхмәт хаты тапшырылды. Яшүсмерләр дә үзләренә каршы уйнаган спортчыларга (компания хезмәткәрләренә) бүләкләр әзерләгән иде. Алар сувенир - "ТНГ" футбол клубы футболчылары автографлары куелган туплар бүләк иттеләр.

Турнирда катнашучылар ара​​сында берәү дә оттырмады. Беренче, икенче, урын​нар билгеләнсә дә, дуслык җиңде. Бәйгедән соң уенчылар бер-берсе белән көлешә-көлешә сөйләшеп, бергәләшеп аралаштылар, әлеге көннең кызыклы мизгелләре турында фикер алыштылар һәм киләчәк очрашуларга кадәр сау​буллаштылар. Киләчәктә дә шундый бәйрәмнәрдә кү​решергә насыйп булсын иде.

Ләйсән ЙОСЫПОВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса