Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

"ТНГ-групп" җәмгыятенә багышланган сәхифә

"Сосновка" базасы территориясендә халык парлап йөри. Алар нәкъ менә "Сосновка"да елына бер тапкыр очраша. Яңалыклар белән уртаклашырга, үткәннәрне искә төшерергә, күңелләр нечкәреп, елап алырга, бергәләп сөенергә моның өчен аларның өч көне бар. «ТНГ-Групп» җәмгыяте үзенең лаеклы ялга киткән хезмәткәрләрен, хезмәт ветераннарын бер дә онытмый һәм үзенең традицияләренә тугры кала. Елына...

"Сосновка" базасы территориясендә халык парлап йөри. Алар нәкъ менә "Сосновка"да елына бер тапкыр очраша. Яңалыклар белән уртаклашырга, үткәннәрне искә төшерергә, күңелләр нечкәреп, елап алырга, бергәләп сөенергә моның өчен аларның өч көне бар.

«ТНГ-Групп» җәмгыяте үзенең лаеклы ялга киткән хезмәткәрләрен, хезмәт ветераннарын бер дә онытмый һәм үзенең традицияләренә тугры кала. Елына бер булса да, аларга кечкенә генә, ләкин бик зур мәгънәгә ия булган очрашу оештыра. Быел беренче төркем "Сосновка"га 10 ноябрь көнне килеп, 12 ноябрьгә кадәр ял итте. 70 яшьтән өстә 140ка якын апа-абыйлар үзләренең хезмәттәшләрен күрергә генә түгел, ә шәһәр шаукымыннан беразга арынып торырга һәм биредәге саф һаваны сулап, табигать белән сокланырга дип килгән.

Каршыма очраган беренче пар бергә эшләгән хезмәттәшләр булып чыкты. Зилә Саттарова белән Рәшидә Мортазина тәҗрибә-методик экспедиция бүлегендә эшләгәннәр. Зилә Әһлула кызы 30 ел гомерен, ул вакытта әле "Геофизика" оешмасына, багышлый. Ул икътисадчы булып эшли. Ә Рәшидә Хөснулла кызы заводтан соң килә һәм биредә 16 ел хезмәт итә. Фән өлкәсендә шөгыльләнә, төгәлрәк әйтсәк фәнни техниканы өйрәнү һәм производствога кертүгә кагылган эшләр башкара.

  • Безнең хезмәт коллективы бик дус иде. Шуңа күрә бер-беребез белән күрешергә дип ел саен бирегә килергә тырышабыз. Безне, өлкән кешеләрне, онытмаулары бик куандыра. Зилә Әһлулаовна белән ел дәвамында телефоннан сөйләшкәләп торабыз, бер-беребезне онытмыйбыз. Ә менә монда хәтта бер бүлмәдә торабыз. Безнең сөйләшер сүзебез һәрвакыт бар. Бергә эшләгән хезмәттәшләрне искә алабыз, кайберләре белән биредә очрашабыз. Бу аралашу безнең өчен кояш нуры кебек, - дип, Рәшидә Мортазина үз хис-кичерешләре белән уртаклашты.

  • Гомумән, "Геофизика" - "во"! - дип өстәп куймасынмы Зилә Саттарова.

Алдан әйтеп узганымча, биредә барысы да парлап йөри. Бер-берсе белән мөлаем генә аралашып килүче пар Флера Фазлыева белән Мария Гаврилова булдылар. Алар да бергә эшләгән хезмәттәшләр булып чыкты. Аларның һәркайсы "Геофизика" берләшмәсендә, хәзерге "ТНГ-Групп" җәмгыятендә 30 елдан артык эшләгән.

  • Биредә үзебезне әкияттә кебек хис итәбез! Искитмәле табигать! Безгә биредә бик ошый, бездән башланып китә дә инде лагерьның кышкы сезоны. Бер-беребез белән аралашабыз, күптәнге танышларыбыз белән очрашабыз, гомумән, вакытны күңелле үткәрәбез, - бергәләп җавап бирделәр Флера Мөхәммәтҗановна һәм Мария Андреевна.

Быел "Сосновка" лагерында "ТНГ-Групп" җәмгыятенең лаеклы ялга чыккан 300гә якын хезмәткәренең ял итүе көтелә. Икенче төркем 17-19 ноябрьдә ял итәчәк. Бу юлы инде 70 яшьтән яшьрәкләр киләчәк икән.

- Безнең өлкәннәр әлеге чарада бик теләп катнашалар. Мондый ялларны без алар өчен ел саен оештырабыз. Бу юлы без Әлмәттә, Лениногорскийда һәм Нурлатта яшәүче элеккеге хезмәткәрләрне дә чакырдык. Киләсе төркемдә Ижау шәһәреннән дә кешеләр киләчәк. Саф һава, матур табигать, яхшы компания, кислородлы коктейльләр, кызыклы күңел ачу чаралары һәм биюләр - болар барысы да безнең пенсионерларга яшәү энергиясе бирә, - дип сөйләде "ТНГ-Групп" җәмгыятенең ветераннар советы рәисе Резеда Кәтиева.

Рәсми-тантаналы өлешсез уза мыни инде чаралар?! "Сосновка"да ял итүчеләрне традиция буенча җәмгыять җитәкчелеге ел дәвамында башкарылган эшләр, ирешкән уңышлар, киләчәккә планнар белән таныштыра. Быел әлеге вазифа генераль директор урынбасары Денис Кислерга йөкләнгән. Очрашу да шулай ук профком рәисе Шамил Мәһдиев һәм "Геосервис" идарәсе начальнигы Николай Романов та катнашты.

Генераль директор урынбасары Денис Кислерның чыгышын залда җыелган халык игътибар белән тыңлады.

  • Генераль директор Ян Галимович Шәриповтан сезгә зур рәхмәтләр җиткерәм. Сез безнең оешмага нигез салучылар. Ә безнең бүгенге бурычыбыз - аны саклап калу һәм үстерү, - дигән җылы сүзләр җиткерде Денис Кислер өлкән буын вәкилләренә.

Башкарылган эшләр белән таныштыру өлеше узганнан соң, бер-бер артлы сораулар яуды. Күренә ки, алар инде күптән лаеклы ялда булуларына карамастан, "ТНГ-Групп" җәмгыятенең тормышы белән кызыксынып, киләчәге турында чын күңелдән борчылып яшиләр. Аларның һәркайсының керткән өлеше чиксез.

Азактан иң күңелле чараларның берсенә вакыт җитте. Ноябрь ае юбилярларын тәбрикләделәр. Прасковья Курляновага - 75, Наиля Мурзинага - 70 яшь Наиль Хөснуллинга - 60 яшь. Бу көнне бүләкләр һәм котлау сүзләре аларга юнәлде. Шулай ук туган көне ял итү вакытына туры килгән Иван Макаров та 68 яше белән тәбрикләү алды.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса