Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус белән авыруның 50 очрагы теркәлгән.
Актуаль тема

Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус белән авыруның 50 очрагы теркәлгән.

Бөгелмә районында коронавирус белән зарарлануның яңа очраклары ачыкланмады.

Бу безнең республикада йогышланган кешеләрнең тәүлеклек артуы буенча – антирекорд.


10 пациент хастаханәгә салынган, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 40 кеше өйдә дәвалана.

 

Яңа ачыкланган очраклардан:

18 яшькәчә
кешеләр - 4
18 яшьтән 30 яшькәчә - 4
30 яшьтән 50 яшькәчә - 19
50 яшьтән 60 яшькәчә - 16
60 яшьтән 70 яшькәчә - 7
70 яшьтән 80 яшькәчә – 0

80 яшьтән 90 яшькәчә - 0

География буенча:

 

Казан - 11
Яр Чаллы - 16
Теләче районы – 7

Чүпрәле районы-4

Әлмәт -2

Сарман -3

Лаеш районы -2
Мамадыш районы – 1

Тукай районы-1

Алексеевск районы-1

Кукмара-1

Балтач-1



Казанда 3 кеше хастаханәдән чыккан.

 

Зарарлануның яңа очраклары күбесенчә контактлар нәтиҗәсендә. Статистика буенча бу 95%. , дип билгеләп үтте ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе.

Бүгенге шартларда үзизоляция режимын, гигиена таләпләрен игътибар белән үтәү аеруча мөһимлеге – бәхәссез. Шулай ук җиитди сәбәпләрсез өйдән чыгып йөрмәскә тырышыгыз!
Үзегезне дә, якыннарыгызны да саклагыз!

Фото: татар-информ.