Тирән гыйлем – олы тормышка ныклы әзерлек
28 август көнне Техника йортында мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе үтте. Аның эшендә Фән һәм мәгариф Министрлыгының күзәтчелек һәм контрольлек итү департаменты идарәсе начальнигы Р.Хәмитов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Р.Ильясов, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы И.Касыймов, мәгариф идарәсе җитәкчесе В.Кульбеда катнаштылар.
Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Укытучыларның август конференциясе быел да ике өлештән торды. Беренчесе: узган уку елына нәтиҗә ясалды, яңа уку елына бурычлар билгеләнде, алдынгы укытучылар бүләкләнде. Ә икенче өлештә исә, 2011-2012 уку елларындагы иң яхшы бе-лем бирү учреждениеләренең төрле юнәлештәге эш тәҗрибәсе һәм "2012 елда Бөгелмә муниципаль районының иң яхшы укытучысы" муниципаль бәйгесе җиңүчеләре тәбрикләнде.
Мәртәбәле кунакларның берсе Р.Хәмитов үзенең чыгышында Бөгелмәнең предмет олимпиадалары җиңүчеләре һәм призерлар саны буенча лидерлар рәтендә икәнен билгеләп үтте. Быел республика олимпиадаларында 2 бөгелмәле җиңүче, 19ы призер, 4 укучы Россия күләмендә бүләккә лаек булды. Шулай ук тагын бер мөһим мәсьәлә, бердәм дәүләт имтиханнары буенча Бөгелмә күрсәткечләре республика һәм илнекеннән дә югарырак. Республика буенча 80 һәм аннан да күбрәк балл җыйган укучылар саны буенча Бөгелмә районы, Казан шәһәрен генә алга чыгарып, икенче урынны били.
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы И.Касыймов билгеләп үткәнчә, районда мәгариф өлкәсенә ярдәм итү дә көн кадагында тора. Быел моңа җирле бюджеттан өстәмә 30 миллион сум бүлеп бирелгән. Агымдагы елда старт алган гомумбелем бирү учреждениеләренә капиталь ремонт ясауга корылган республика программасы нигезендә Бөгелмәдә 6 шәһәр мәктәбе яңартылган. Моңа республика бюджетыннан 120 миллион сумнан артык акча бүленгән булса, калган эшләр җирле бюджет һәм иганәчеләр ярдәме белән башкарылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа