Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Тимер атның хуҗасы һәм аның бурычлары

Шәһәрләрдә велосипедларның абруе һәм популярлыгы артканнан-арта бара. Юллардагы транспорт агымына көн саен дистәләгән-йөзләгән байкерлар да кушыла. Белгечләрнең күзәтүенә караганда, “тимер ат” хуҗаларының күбесе юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеге турында уйлап та бирмиләр, ахрысы. Шулай булмаса, көн саен үзенең һәм тагын бик күпләрнең гомерен куркыныч астына куеп, тәртип бозып йөрмәсләр иде алар.

Әле шушы көннәзрдә генә велосипедының арткы утыргычына баласын утырткан әни кешенең машина юлын велосипедыннан төшеп тормый гына чыгып китүееә үзебез шаһит булдык. Ә бит кагыйдә буенча ул аннан төшәргә, баланы кулга алырга, ә велосипедын җәяүлеләр юлыннан этеп алып чыгарга тиеш иде.

Кызгынычка, мондый мисалларны күпләп очратырга була. Юлларда велосипедлылар саны арта барган саен, аларга бәйле һәлакәтләр саны да арта бара һәм моны ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтә. Ә бит бәла-казага юлыкмас өчен юл йөрү кагыйдәләрен үтәү генә кирәк.

Тизлекне дөрес сайлагыз! Велосипедта сәгатенә сәгатенә 30–40 километр тизлектә барып була. Шуңа да машина юлына алар көтмәгәндә килеп керәләр кебек. “Велосипедлыларның юл йөрү кагыйдәләрен бозуына әллә ничә тапкыр шаһит булдым инде мин. Җәяүлеләр өчен билгеләнгән җирдә юлларны аркылы чыкканда гына түгел, ә машина юлларында, велосипед өчен билгеләнгән зоналарда да күзәтелә андый хәлләр. Хәтта ишегалларында да: әкрен генә кереп килгән машина каршына җилдереп велосипедлы килеп чыга...” – дип сөйли нефтьче-оператор булып эшләүче бер танышым.

Болай ярамый... Велосипедка атланып чыккан кеше шуны истә тотарга тиеш: син инде юл хәрәкәтендә катнашучы һәм юл йөрү кагыйдәләренә тулысынча буйсынырга тиеш. Иң киң таралган еш күзәтелә торган тәртип бозу – велосипедлының җәяүлеләр сукмагыннан зур тизлектә җилдерүе.

Бу – тәртип бозу! Җәяүлеләр өчен билгеләнгән машина юлын аркылы чыгу урыны, кабатлап әйтәм, җәяүлеләр өчен ул. Димәк анда бары тик җәяүлеләр генә йөри апла. Каядыр ашыга торган велосипедлы кеше исә аны велосипедыннан төшми генә узып китә икән, бу инде – тәртип бозу. Алар велосипедтан төшәргә, “зебра”дан велосипедын “җитәкләп” алып чыгарга, аннан гына кабат атланып, китеп барырга тиешләр. Чөнки җәяүлеләр юлында тәртип – җәяүлеләр өчен генә. Чын җәяүлеләр белән велосипедлы “җәяүлеләр” арасында бер генә аерма бар: торак пунктлдардан читтә юл буеннан баручы җәяүлелеәр транспорт чаралары агымына каршы хәрәкәт итәләр, ә велосипедлылар, ашыкканда, транспорт чаралары барган уңайга хәрәкәт итәләр.

Кул белән ишарәләр. Велосипед йөртүче хәрәкәт итә башлар, борылыр, туктар алдыннан кулы белән ишарәләп, сигнал бирергә тиеш. Чөнки велосипедларда ут белән сигнал бирү җайланмалары юк. Сулга борыласы икән – сул кулны, уңга борыласы икән – уң кулны ян якка сузасың. Шәһәр эчендәге велосипед зоналары асфальтка махсус билгеләр белән тушерелгән.

Шулай итеп, велосипедлылар – юл хәрәкәтенең тулы хокуклы катнашучылары алар. Юл йөрү кагыйдәләрен бозасың икән – штраф түлә, аның күләме тәртип бозуның ниндилегенә бәйле. Нәтиҗә бер генә: юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү шәһәрдә йөргәндә дә, аннан читтә дә иң мөһим шарт һәм кире өеңә исән-имин әйләнеп кайтуның гарантиясе булып тора.

Елена ФИЛАТОВА

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА тәрҗемәсе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса