Тест – көчле корал ул
Яңа уку елы башлануга, Татарстанда мәктәп һәм башка уку йортларында укучылар арасында наркотиклар кулланучыларны ачыклауга юнәлдерелгән тест уздыру дәвам иттереләчәк. Россиядә Наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү хезмәте Татарстан идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренә караганда, тикшерү ике этапта узачак: беренче чиратта укучылар социаль-психологик тест сорауларына җавап бирәчәк, ә аннары, шул җавапларның нәтиҗәләреннән...
Яңа уку елы башлануга, Татарстанда мәктәп һәм башка уку йортларында укучылар арасында наркотиклар кулланучыларны ачыклауга юнәлдерелгән тест уздыру дәвам иттереләчәк.
Россиядә Наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү хезмәте Татарстан идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренә караганда, тикшерү ике этапта узачак: беренче чиратта укучылар социаль-психологик тест сорауларына җавап бирәчәк, ә аннары, шул җавапларның нәтиҗәләреннән чыгып, "хәтәр һәм шикле" төркемгә эләккәннәрне медицина тикшерүе көтә. Яңа кагыйдәләр буенча тест нәтиҗәләре укучының медицина картасына да теркәлә.
Татарстанда медицина тесты 2006 елдан башлап уздырыла. Бу вакыт эчендә үткәрелгән чаралар профилактик җәһәттән гаять файдалы булуны күрсәтә. Мәктәп укучылары һәм студентлар арасында наркотиклар белән "шаяручы"ларны тиз арада ачыклау, профилактика чаралары уздыру, ярдәм күрсәтү мөмкин була. Мисал өчен, 2015 елның беренче яртысында белем бирү йортларында һәм күмәкләп ял итү урыннарында уздырылган тикшерүләр барышында 19 яшь кешенең наркотик кулланганлыгы ачыкланды. Аларның күпчелеге (17се) төнге клубларда күңел ачканда "эләкте".
Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты башланыр алдыннан 1 700 волонтёр да ирекле рәвештә тикшерү узды. Аларның 1 200е Татарстан егет-кызлары иде. Волонтёрлар арасында бер генә наркотик кулланучы да табылмады.
Армиягә чакырыласы Татарстан егетләре дә наркотиклар куллану-кулланмауны ачыклау тестлары узды. Беренче ярты елда тикшерелгән 3 245 егет арасыннан 7 кешенең наркотик һәм психотроп матдә кулланганлыгы ачыкланды (6 кеше - Казаннан, 1 кеше - Лениногорскидан).
Тест - профилактиканың иң нәтиҗәле чараларыннан берсе. Ул балага афәткә бәйлелектән вакытында котылырга, ә әти-әниләргә квалификацияле белгечләрдән киңәш-консультация алырга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа