Теләсә кем өчен түгел
Әйе, компьютердагы мәгълүматлар теләсә кем өчен түгел. Закон тарафыннан саклана торган компьютер мәгълүматларына рөхсәтсез үтеп кергән өчен җаваплылык РФ Җинаятьләр турындагы кодексның 272нче маддәсендә каралган.
РФ Җинаятьләр турындагы кодексның 272нче маддәсенең 1нче өлешендә закон тарафыннан саклана торган компьютер мәгълүматларына үтеп кергән өчен, әгәр дә бу гамәл нәтиҗәсендә андагы информация югала, блокка куела, модификацияләнә яисә күчермәсе ясап алына икән, гаепленең җинаять җаваплылыгына тартылырга тиешлеге турында язылган. Ә җәза чаралары төрлечә: хөкем ителүчегә 200 мең сумга кадәр яисә 18 ай дәвамындагы хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф салу, 1 елга кадәр төзәтү эшләренә җәлеп итү, 2 елга кадәр иреген чикләү, шулай ук 2 елга кадәр мәҗбүри эшкә җәлеп итү, шул ук срокка ирегеннән мәхрүм итү төрләре каралган.
2006 елның 27 июлендә чыккан “Мәгълүмат, мәгълүмати технологияләр турында һәм мәгълүматны саклау турында”гы Федераль законда информация, нинди формада бирелүенә карамастан, мәгълүмат (хәбәр) дип аңлатыла. Компьютер информациясе (мәгълүматның бер төре буларак) – машинадагы, электрон-хисаплау машинасындагы, ЭВМ системасындагы һәм челтәрдәге информация ул. ЭВМга, мәсәлән, компьютерны гына түгел (компьютер – персональ ЭВМ), ә махсус таләпләргә җавап бирә торган башка җайланмаларны да кертергә була: кесә телефоны, контроль-касса машинасы, автомобильнең борт компьютеры, банкомат, мәсәлән. Аерым җайланманың ЭВМ категориясенәме, ЭВМ челтәренәме яки ЭВМ системасынамы карый икәнен ачыклау өчен махсус белемле булу кирәк.
Закон тарафыннан саклана торган мәгълүматка законсыз үтеп керү –компьютер системасына махсус техник чаралар яки программалар ярдәмендә, социаль инженерия, фишинг, брутфорс һ.б. аша кереп, андагы мәгълүматлар белән танышу ул.
Мәгълүматлар махсус саклау чаралары астында булса һәм алар белән эшли алырлык кешеләр билгеле бер санда гына икән, әлеге мәгълүматлар яки системалар белән эшләргә, алырга хокукы булмаган затның аларны ачуы, алуы законсыз булып санала.
РФ Җинаятьләр турындагы кодексның 272нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаять составы матди характерда булып, гаеплегә карата аның буенча җәза куллану өчен әлеге гамәлнең бер яки берничә кыңгыр нәтиҗәсе булырга тиеш: мәгълүмат югалу, аның бер өлешенең яраксыз хәлгә килүе, мәгълүматка үтеп керә алмаслык итеп блок куелу, аны тиешенчә файдалана алмаслык хәлгә китерү (мәсәлән, социаль челтәрләрдә логин, парольләрнең үзгәрүе), мәгълүматның модификацияләнүе (эшкәртелүе), мәгълүматлар базасының, текстларның үзгәртелүе, мәгълүматны башка матди җисемгә күчереп яздырып алу һ.б.
Н. АНАНЬЕВ,
Бөгелмә шәһәр прокуроры ярдәмчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа