Телефон “коллары”
"Үземне "ирекле" дип йөрим тагын. Юк икән! Мин дә күбегез кебек "әсир" кеше. Заман гаджетларына буйсынып барамын. Иртән телефон будильнигына уянам, Онлайн яңалыклар укып, чәй эчәм, хәтта кинода, театрда кулдан телефонны төшермим. Әлбәттә, уңайлы! Монда календарь да, блокнот та, аралашу да, мәгълүмат та, фотоаппарат та ... РФ мәгариф министры Ольга...
"Үземне "ирекле" дип йөрим тагын. Юк икән! Мин дә күбегез кебек "әсир" кеше. Заман гаджетларына буйсынып барамын. Иртән телефон будильнигына уянам, Онлайн яңалыклар укып, чәй эчәм, хәтта кинода, театрда кулдан телефонны төшермим. Әлбәттә, уңайлы! Монда календарь да, блокнот та, аралашу да, мәгълүмат та, фотоаппарат та ... РФ мәгариф министры Ольга Васильеваның мәктәпләрдә кәрәзле телефоннарны чикләү турындагы тәкъдимен укыгач, уйга калдым. Ата-аналар бу яңалыкны ничек кабул итте, балалар мондый каты таләпкә буйсына алдымы, Бөгелмәнең барлык белем бирү учреждениеләре "яңача" яши башладымы?"
Тәүлекнең якынча ике сәгатен без кәрәзле телефоннарга сарыф итәбез икән. Әлбәттә, ансыз да яшәп булмый. Заман "мобиль" булуны сорый. Телефон "колы" тамгасын исә балага тәпи атлый башлагач ук куялар. Мәктәп укучысы, гомумән, гаджетларга буйсынган. Алар тәнәфестә дә, дәрестә дә телефонда "утыралар". Бөгелмә мәктәпләрендә укытучылар телефоннарга каршы "көрәшеп карады". Тик мондый "сугыш кырында" ялгызы гына җиңү яулавы авыр. Әле дә ярый, РФ мәгариф министры Ольга Васильева белем йортларында кәрәзле телефоннарны чикләү турында үз фикерен әйтте. Бу яңалыкны шәһәребез мәктәпләре хуплады, әмма "яңача" бары тик берничәсе генә яши башлады. 3нче мәктәп бу системага яңа уку елында кереп киткән. Фикерне алга сөрүчеләр, ышанмассыз (!), әтиләр.
- Бала һәм телефон - хәзер "бербөтен" сүз, дип әйтсәм, һич ялгыш булмас. Алар виртуаль тормышта яшиләр: дуслар, уеннар, аралашу - барысы да телефонда. Чик куярга вакыт. Класс җыелышларында ата-аналарга шуны җиткерергә теләдек, безне ишеттеләр, аңладылар, - дип әйтә әтиләр советы әгъзасы Дамир Закиров .
Бу яңалык 3нче мәктәптә "Телефонсыз дәрес" акциясе буларак яшәеш таба. Катгый талапләргә башлангычлар да, урта звено да, югары сыйныф укучылары да буйсыналар (әлбәттә, барысы да түгел). Һәр сыйныфның үз тәртибе бар. Берәүләр кәрәзле телефоннарын дәрес башлангач, класс җитәкчесенә тапшыралар. Икенчеләре - бары контроль эш вакытында. Эксперимент булса да, нәтиҗәләр куандыра.
-Безнең укучылар болай да җаваплы. Хәзер бу сыйфатлар бары күбәя тора. Дәрестә игътибарлылык артты, балаларның ярсучанлыгы басылды. Әгәр урта звеноның билгеләрен үткән ел белән чагыштырсак, "5"һәм "4"гә укучылар саны өч кешегә артты, - ди 3нче мәктәпнең тәрбия эше буенча директор урынбасары Әлфия Кәримова.
Мәгариф системасында бу "яңалык" - ирекле. Ата-аналар ризалыгы белән генә укучылар дәрестә яисә контроль эш вакытында "мобильниктан" баш тарта. Нәкъ соңгысы күбесен пошаманга калдыра да. Телефон менә дигән "шпаргалка" бит ул. Белемгә бик көчле булмаганнарны, "яхшылар" исемлегенә илтүче дә әле.
-Мин телефоннан башка бер генә минутны да үткәрә алмыйм. Яшерен - батырын түгел, яшьтәшләрем кебек ук социаль челтәрләрдә "утырам". Өйдә яисә мәктәптә булсынмы, миңа интернет кирәк. Классташлар белән безнең үз группабыз бар. Өй эшләрен бергә эшлибез, җавапларын чагыштырабыз, әлбәттә, күчергән чаклар да була. Контроль эш вакытында телефон коткара. Элек әти-әниләр кәгазь шпаргалкалар кулланган, ә без - заман балалары - гаджетларга мөрәҗәгать итәбез, - дип сөйли Айнур.
Һәркемнең бу яңалыкка үз карашы. Миңа калса, беренче дөрес адымны без - зурлар ясасак, нәтиҗәлерәк булыр. Халыкара практикада машинасыз, тәмәкесез елга бер көнне үткәрәбез бит! Бер тәүлек телефонны кулга алмасак? Дәвам итеп тормыйм, бары күп нокта куям. Ә сез уйлагыз.
Алсу Мөкатдәс
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа