Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Тел дигән дәрья бар

Бүгенге көндә мәктәп укучылары алдында, уку йортын тәмамлап чыккан вакытта, республиканың ике дәүләт телен һәм берничә чит телне белү бурычы тора. Чит телләрне өйрәнү, белү кирәклеген татар әдәбияты классигы, шагыйрь Дәрдемәндтән дә яхшырак әйтеп булмастыр, мөгаен. Бездә әлеге сүзләрне өлге итеп алып эшләүче уку йортларының булуы сөендерә.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.
Кичә, 24 октябрь көнне, Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернатта /директоры - Латиф бәй Чинар/ шәһәр һәм районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинар-практикумга җыелды. "Нәтиҗәле метод, алым һәм педагогик технологияләр кулланып, татар теленә өйрәтүнең сыйфатын күтәрү" дип исемләнгән иде ул. Семинар эшенә Бөгелмә муниципаль районы мәгариф идарәсенең милли бүлеге җитәкчесе Фәүзия Мәхмүтова җитәкчелек итте.
Лицей-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гөлсинә Кашапова, Рамилә Таилпова, Резеда Зәйнуллина татар һәм рус төркемнәрендә укучы 9 нчы сыйныф балалары өчен ачык дәресләр үткәрделәр. Белгәнебезчә, нәкъ менә 9 нчы сыйныфны тәмамлаганда укучылар татар теленнән Дәүләт йомгаклау аттестациясе /ГИА/ үтәләр, ягъни имтихан тапшыралар. Ачык дәресләрдә әлеге сыйныф укучыларының шушы имтиханнарга ничек әзерләнүен, остаз-ларының нинди алымнар кулланып эшләвен күрергә мөмкин булды.
Гомумән алганда, лицей-интернат үзенең педагоглар коллективы алдына, тупланган тәҗрибәгә таянып һәм заманча технологияләрне файдаланып, дәүләт йомгаклау аттестациясе вакытында югары күрсәткечләргә ирешүгә һәм шәхес формалаштыруга иҗади мохит булдыру бурычын куя. Шул уңайдан алдынгы укыту методикаларын куллану, алар аша укучыларда предметка кызыксыну уяту да алга куелган лицейда. Һәм әлеге бурычларны тормышка ашыру юлында киртәләр булмас дип ышанып әйтергә була, чөнки лицей-интернатның җиһазлану, укытучыларның квалификация дәрәҗәсе һәм аларның үз укучыларына дөрес итеп шуларны җиткерә алулары - моңа төпле мисал.
Ачык дәрестән соң лицей-интернатның актлар залында "Туган телем - иркә гөлем" дип исемләнгән класстан тыш чара үтте. Анда төрле сыйныф укучылары теләп чыгыш ясадылар (рәсемдә), шуның белән лицейда тәрбия эшенең дә дөрес юнәлештә алып барылуын дәлилләделәр. Аннан соң татар теле һәм әдәбияты укытучылары күргәннәре турында фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Семинар эшенең төп нәтиҗәсе булып, лицейдагы барлык балаларда да татар телен өйрәнүгә кызыксынуның артуы, остазларының исә шушы максаттан укучыларына дөрес юнәлеш, белем бирүләрен ачыклау торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса