Таза тәндә - таза рух
33 нче "Алчәчәк" балалар бакчасында, сәламәтлек атналыгын йомгаклап, күңелле бәйрәм чарасы узды. Бәйрәм, бакчабызның матур итеп бизәлгән үзәк мәйданчыгында оештырылды. Кунак булып, нәниләргә Айболит табибы (тәрбияче Ульянова Н.П) һәм Убырлы карчык (тәрбияче Гәрәева Р.Ә) килделәр. Алар белән бергә барлык төркем балалары да төрле ярышларда, хәрәкәтле уеннарда катнаштылар, чаналарда шудылар. Бәйрәм...
33 нче "Алчәчәк" балалар бакчасында, сәламәтлек атналыгын йомгаклап, күңелле бәйрәм чарасы узды. Бәйрәм, бакчабызның матур итеп бизәлгән үзәк мәйданчыгында оештырылды. Кунак булып, нәниләргә Айболит табибы (тәрбияче Ульянова Н.П) һәм Убырлы карчык (тәрбияче Гәрәева Р.Ә) килделәр. Алар белән бергә барлык төркем балалары да төрле ярышларда, хәрәкәтле уеннарда катнаштылар, чаналарда шудылар. Бәйрәм ахырында барысы да күмәк бию башкардылар.
Чыныкканны корыч белән
Дөрес тиңлиләр.
Таза тәндә - таза рух дип,
Дөрес сөйлиләр.
Өлкән тәрбияче Мустаева Л.Р.
Фото Пахомова И.А.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа