Тавыш бирик!
4 март көнне барыгызны да Россия Федерациясе Президентын сайлауда катнашырга чакырабыз. Сайлау участоклары иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр эшләячәк. Үзегез белән паспортыгызны алырга онытмагыз.
Тавыш бирү көнендә сайлау участогына бара алмыйсыз икән, участок сайлау комиссиясеннән сезгә башка сайлау учас-тогында тавыш бирә алу хокукы бирә торган таныклык алыгыз. Тавыш бирүдә барыбыз да катнашыйк!
Паспортыңны тотып бар
Сайлауда тавыш биргән көнне сайлау бюллетеньнәре сайлаучыга паспорты, яисә шәхесне раслый торган башка бер документ нигезендә генә бирелә.
Гамәлдәге закон нигезендә, Россия Федерациясе территориясендә РФ гражданинының шәхесен раслаучы документ булып тү-бәндәгеләр санала:
- РФ гражданинының РФ Президенты Указы (1997 ел, 13.03., № 232) һәм РФ Хөкүмәте карары (1997 ел, 08.07., № 828) белән расланган "Россия Федерациясе гражданины паспорты турында"гы Нигезләмә буенча гамәлгә кертелгән паспорт;
- түбәндәге очракларда 1974 елгы үрнәктәге СССР гражданины паспорты да гамәлдәге документ булып санала:
1) анда Россия Федерациясе гражданлыгы күрсәтелгән булса;
2) Россия Федерациясе гражданлыгы булу турында таныклык итүче эчлек (вкладыш) булса;
3) 1992 елның 6 февраленә торышта Россия Федерациясе территориясендә даими яшә-гәнлеген раслый торган прописка штампы булса.
Моннан тыш, 1974 елгы үрнәктәге СССР паспортында тиешле яшькә җиткән саен фотосурәтләр ябыштырып барылган булырга тиеш;
- яңа паспорт рәсмиләштерелгәнчегә кадәр РФ гражданины шәхесен раслау өчен бирелә торган вакытлы таныклык.
Россия Федерациясе гражданины паспорты турындагы Нигезләмәнең 7 нче пунктына ярашлы рәвештә, РФ гражданины паспортының гамәлдә булу срогы түбәндәгечә:
14 яшьтән 20 яшькә җиткәнче;
20 яшьтән 45 яшькә җиткәнче;
45 яшьтән соң - вакыты чикләнми.
20 һәм 45 яшькә җиткән гражданин, әгәр ул чакырылган хәрби хезмәткәр генә булмаса, паспортын алыштырырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа