Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Татулыкта – көч

Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре һәм Һ. Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясенең 1 нче сыйныф укучылары кышкы каникулны хәрәкәтчән уеннар уйнап, күтәренке күңел белән төгәлләделәр. Алар әдәби әсәсрләр геройлары белән бергә төрле мавыктыргыч сәяхәтләрдә булдылар. Шәһәр сулыгы буенда ул көнне гимназистларны Убырлы карчык, Шамакай һәм Петрушка көтеп торалар иде. Башта...

Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре һәм Һ. Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясенең 1 нче сыйныф укучылары кышкы каникулны хәрәкәтчән уеннар уйнап, күтәренке күңел белән төгәлләделәр. Алар әдәби әсәсрләр геройлары белән бергә төрле мавыктыргыч сәяхәтләрдә булдылар.

Шәһәр сулыгы буенда ул көнне гимназистларны Убырлы карчык, Шамакай һәм Петрушка көтеп торалар иде. Башта явыз карчык: "Каникул вакытында балалар бөтенләй ялкауландылар, хәзер инде алар бер табышмакка җавап та таба алмаячак, йөгерәселәре дә килми, сикерү турында әйтмим дә инде!" - дип, Петрушка аңа каршы төшеп, үзара нык кына бәхәсләштеләр.Әмма төрле уеннарда балаларның актив катнашуын: себеркегә атланып йөгерүләрен, команда буенча дәррәү сикерүләрен, аркан тартышкандагы активлыкларын, төз атуларын күреп, Убырлы таң калды. Иң мөһтиме, укучылар үзләренең бердәм һәм тату икәнлекләрен күрсәтте.

Очрашу ахырында истәлеккә фотога төштеләр, әкият геройлары кулыннан татлы призлар алдылар.

Анна ПАХОМОВА,
үзәк балалар китапханәсе мөдире.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса