Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Татарстанның иң яхшы слесаре Лениногорскида яши

Конкурста катнашучылар теоретик һәм практик яктан биремнәр үтәде. (Лениногорск, 25 ноябрь , "Татар-информ", "Заман сулышы"). "Лениногорск җылылык челтәрләре" предприятиесе базасында "Иң яхшы слесарь-ремонтчы" һөнәри осталык республика конкурсы узды. Конкурска көч сынашырга Татарстан районнарыннан җылылык һәм су белән тәэмин итүче предприятиеләрдә эшләүче 16 слесарь җыелды, дип хәбәр итә район газеты. Конкурсның...

Конкурста катнашучылар теоретик һәм практик яктан биремнәр үтәде.

(Лениногорск, 25 ноябрь , "Татар-информ", "Заман сулышы"). "Лениногорск җылылык челтәрләре" предприятиесе базасында "Иң яхшы слесарь-ремонтчы" һөнәри осталык республика конкурсы узды. Конкурска көч сынашырга Татарстан районнарыннан җылылык һәм су белән тәэмин итүче предприятиеләрдә эшләүче 16 слесарь җыелды, дип хәбәр итә район газеты.

Конкурсның ачылу өлешендә "Татарстан инженерлык челтәрләре капиталь төзелеш һәм энергия саклаучы технологияләр идарәсе" җәмгыяте генераль директоры урынбасары Равил Зиннәтуллин, "Лениногорск җылылык челтәрләре" предприятиесе начальнигы Айдар Хисмәтуллин конкурсантларны сәламләделәр, уңышлар теләделәр.

Бүгенге көндә эшче һөнәренең дәрәҗәсе бераз түбәнрәк кебек. Ләкин көндәлек тормышыбызда нәкъ менә андый эшче һөнәрләрдән башка яши алмыйбыз. Конкурс белгечләрнең белемен һәм компетенциясен арттыру, эшче һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү максатыннан үткәрелде дә.
Конкурста катнашучылар теоретик һәм практик яктан биремнәр үтәде.

Нәтиҗәдә, Татарстанның иң яхшы слесаре булып, "Лениногорск җылылык челтәрләре" предприятиесеннән Александр Афанасьев танылды.

Икенче урында Нурлат җылылык челтәрләре предприятиесеннән Сергей Курмышов .

Өченче урынны ике белгеч үзара бүлеште: Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе слесаре Айнур Исхаков һәм Лениногорск вәкиле Илдар Заһертдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса