Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Татарстанның элеккеге вице-премьеры Владимир Швецов судка китерелде

(Казань, 14 апрель, "Татар-информ"). Казанның Совет районы судына элеккеге Татарстан Премьер-министры урынбасары, республиканың элеккеге транспорт министры Владимир Швецов китерелде. Тикшерү аны 2 айга кулга алуны сорый. Кичә "Татар-информ" агентлыгы Владимир Швецовның кабат тоткарлануын язган иде. Агымдагы елның гыйнвар ахырында хокук саклау хезмәткәрләре элеккеге түрәне игътибарга алдылар, хастаханәгә эләккәннән соң сорау...

(Казань, 14 апрель, "Татар-информ"). Казанның Совет районы судына элеккеге Татарстан Премьер-министры урынбасары, республиканың элеккеге транспорт министры Владимир Швецов китерелде. Тикшерү аны 2 айга кулга алуны сорый.

Кичә "Татар-информ" агентлыгы Владимир Швецовның кабат тоткарлануын язган иде. Агымдагы елның гыйнвар ахырында хокук саклау хезмәткәрләре элеккеге түрәне игътибарга алдылар, хастаханәгә эләккәннән соң сорау алуга чакырдылар.

Элек Швецовны аның өй арестындагы улы Владимир Швецовка карата кузгатылган җинаять эшендә катнашуда шикләнәләр иде. "Татар-информ" агентлыгы мәгълүматлары буенча, хәзер өлкән Швецовка каршы яңа җинаять эше кузгатылган.

Элеккеге министрның улын "Пассажир автотранспорт комбинаты" ГАҖ милке белән бәйле махинацияләрдә шикләнәләр. Шул сәбәпле, фирмага 60 млн сумнан артык зыян килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса