Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Татарстандагы иң пычрак елга дип Бөгелмә Зәе табылган

Елга суында даими рәештә пычрак матдәләрнең тиешле күрсәткечләрдән югары булуы күзтелә, дип хәбәр итә Татар-информ мәгълүмат агентлыгы. Татарстанның иң пычрак елагасы дип Бөгелмә шәһәренән түбән урнашкан Бөгелмә Зәе елгасы аталган. Бу хакта бүген Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре Бөтендөнья метеорология көне уңаеннан уздырылган матбугат конференциясендә сөйләде. Республикада...

Елга суында даими рәештә пычрак матдәләрнең тиешле күрсәткечләрдән югары булуы күзтелә, дип хәбәр итә Татар-информ мәгълүмат агентлыгы.

Татарстанның иң пычрак елагасы дип Бөгелмә шәһәренән түбән урнашкан Бөгелмә Зәе елгасы аталган. Бу хакта бүген Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре Бөтендөнья метеорология көне уңаеннан уздырылган матбугат конференциясендә сөйләде.

Республикада иң чиста елга дип Лениногорсктан биектә урнашкан Дала Зәе елгасы табылган.

«Бөгелмә Зәе елгасы буенча тотрыклы рәвештә пычрак матдә - нитритлы азотның югары дәрәҗәдә булуы күзәтелә. Чистарту корылмалары, дөрес хуҗалык итмәү, калдыклар ташлауны тиешенчә оештырмау сулыкларга зыян сала. Әлеге хәл хәзер экология елы булуга карамастан күзәтелә. Моннан тыш, Дала Зәе елгасы 1978 елдан бирле табигать һәйкәле санала», - дип белдерде Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса