Татарстанда юл-патруль хезмәте инспекторлары җимерек юлларны фотога төшерә
Юллардагы кимчелекләр фото һәм видеода Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына җибәрелә. (Казан, 31 гыйнвар, "Татар-информ"). Хәзер Татарстанның юл-патруль хезмәте инспекторлары юлдагы чокырларны планшет белән фотога төшерәчәк. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Ленар Габдрахманов ел йомгакларында җиткерде. Республика юлларындагы кимчелекләрне күрсәткән барлык фотография һәм видеоларны юл-патруль хезмәте инспекторлары Татарстан...
Юллардагы кимчелекләр фото һәм видеода Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына җибәрелә.
(Казан, 31 гыйнвар, "Татар-информ"). Хәзер Татарстанның юл-патруль хезмәте инспекторлары юлдагы чокырларны планшет белән фотога төшерәчәк. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Ленар Габдрахманов ел йомгакларында җиткерде.
Республика юлларындагы кимчелекләрне күрсәткән барлык фотография һәм видеоларны юл-патруль хезмәте инспекторлары Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына җибәрәчәк.
Ленар Габдрахманов сүзләренчә, инспекторлардан алынган мәгълүмат юллар сыйфатын контрольдә тотуны яхшыртачак, һәлакәтләрне киметәчәк.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/31/157101/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа