Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Татарстанда яңа коронавирус йогышы белән пациент үлеменең өченче очрагы теркәлгән.

Бүгенге көнгә авырулар саны кимеми. Күрше шәһәрләрдә янәдән зарарлану очраклары ачыкланды: Әлмәттә - 1 һәм Лениногорскида 1 очрак.

Бөгелмә шәһәрендә һәм Бөгелмә районында коронавирус йогышы белән зарарлануның яңа очраклары ачыкланмады. 
19 пациент хастаханәгә салынган, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 52 кеше өйдә дәвалана. 
Алар:
18 яшькәчә - 10
18 яшьтән 30 яшькәчә - 12
30 яшьтән 50 яшькәчә - 23
50 яшьтән 60 яшькәчә - 10
60 яшьтән 70 яшькәчә - 6
70 яшьтән 80 яшькәчә – 6

80 яшьтән 90 яшькәчә – 3
90 яшьтән өлкәнрәк - 1 
Соңгы тәүлек эчендә авыруның иң күп очраклары Казанда (34), Чаллыда (9) һәм Түбән Кама районында (7) теркәлгән. Буа һәм Яшел Үзән районнарында — 3әр, Лаеш, Тукай, Чүпрәле, Арча һәм Балтач районнарында — 2әр, Әлмәт, Алабуга, Биектау һәм Кукмара районнарында 1әр очрак теркәлгән. 

 

Татарстанда COVID-19 диагнозлы пациентлар саны барлыгы – 1031 
Сәламәтләнүчеләр – барлыгы 130 (бүген +15)  

 

3 майда республика клиник хастаханәсендә 1944 елда туган Казан кешесе вафат булды. 
Пациент стационарга 26 апрельдә кергән, үпкәләрнең озакка сузылган обструктив авыруы, йөрәк-кан тамырлары авырулары булган, бронхиаль астма белән интеккән. 
Диагноз экспертиза белән расланган. 

 

Хөрмәтле якташлар! Әлегә чир чигенергә уйламый, бу шартларда үзизоляция режимын, гигиена таләпләрен тиешенчә үтәүгә аеруча игътибарлы булыгыз. Җитди сәбәп кенә тумаганда,  өйдән чыгып йөрмәскә тырышыгыз! Өйдә тору – чирдән саклануның иң нәтиҗәле юлы ул. Үзегезне дә, якыннарыгызны да саклагыз!
   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2VtzqukJcA1