Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 29 яңа очрагы

7 кешене хастаханәгә салганнар, 22 кеше өйдә дәвалана.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 29 яңа очрагы ачыкланган. Алар барысы да элемтә юлы белән йоктырылган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авырган 29 кешенең җиде хастаханәгә салганнар, 22 кеше өйдә дәвалана. 

Яшь төркемнәре буенча түбәндәгеләр:

18 яшькә кадәр – 1 кеше;

18-30 яшь – 4 кеше;

30-50 яшь – 11 кеше;

50-60 яшь – 6 кеше;

60-70 яшь – 5 кеше;

70-80 яшь – 2 кеше. 

Казанда Covid-19 диагнозы 20 кешегә куелган. Спас районында 4 кешегә, Нурлат районында өч кеше авырган, Кукмара һәм Саба районнарында берәр кеше авырган.

Шул рәвешле, республикада коронавирус белән авыруның 6367 очрагы теркәлгән. Барлыгы 5207 кеше савыккан, шул исәптән, 43 кеше узган тәүлектә сәламәтләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса