Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 21 яңа очрагы ачыкланган

Эпидемия башланганнан алып республикада 6 791 кеше әлеге чир белән авырган.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 21 яңа очрагы ачыкланган. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 21 очрагы теркәлде. Шул рәвешле, Татарстанда әлеге инфекцияне йоктыручылар 6 761 кешегә җитте», - дип хәбәр итте ул.

Авдонина сүзләренчә, узган тәүлектә коронавируска 5 мең 77 ПЦР-тест үткәрелгән. Авырулар белән аралашкан 830 кеше табиблар күзәтүендә кала.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков республикада бер тәүлек эчендә коронавирустан 18 кеше терелүен әйтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса