Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирус белән авыручы 33 кеше ачыкланган.
Чирнең читтән кертелгәннәре – 2, авыручылар белән якын элемтәдә булу нәтиҗәсендә – 31.
Алты кеше хастаханәгә озатылган, 27 кеше өендә дәвалана. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр – 1
18 яшьтән 30 яшькәчә – 6
30 яшьтән 50 яшькәчә – 11
50 яшьтән 60 яшькәчә – 5
60 яшьтән 70 яшькәчә – 6
70 яшьтән 80 яшькәчә – 4
80 яшьтән 90 яшькәчә – 0
90 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чирләп китүче – юк.
Шәһәр һәм районнар буенча:
Казанда – 27
Яр Чаллыда – 3
Арча районында – 1
Яшел Үзән районында – 2
Татарстанда коронавирусны диагностикалауның бөтен чорында 5 248 “Covid-19” авыруы ачыкланган, шулардан 4 104 кеше терелгән, шул исәптән 29ы – узган тәүлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа