Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирус белән авыручы 32 кеше ачыкланган.
Чирнең читтән кертелгәннәре – 2, авыручылар белән якын элемтәдә булу нәтиҗәсендә – 30.
Сигез кеше хастаханәгә озатылган, егерме дүрт кеше өендә дәвалана. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр – 4
18 яшьтән 30 яшькәчә – 2
30 яшьтән 50 яшькәчә – 8
50 яшьтән 60 яшькәчә – 8
60 яшьтән 70 яшькәчә – 6
70 яшьтән 80 яшькәчә – 4
80 яшьтән 90 яшькәчә – 0
90 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чирләп китүче – юк.
Шәһәр һәм районнар буенча:
Казанда – 19
Яр Чаллыда – 2
Аксубайда – 1
Югары Ослан районында – 2
Яшел Үзән районында – 1
Лениногорскийда – 1
Түбән Кама районында – 4
Чистай районында – 1
Ютазы районында – 1
Татарстанда коронавирусны диагностикалауның бөтен чорында 5 341 “Covid-19” авыруы ачыкланган, шулардан 4 193 кеше терелгән, шул исәптән 26ы – узган тәүлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа