Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 яңа коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 28 очрагы теркәлгән
Авырган 28 кешенең бишесен хастаханәгә салганнар, 23 кеше өйдә дәвалана.
Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 яңа коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 28 очрагы теркәлгән. Бу хакта узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
Яңа ачыкланган очраклардан: 5 пациент хастаханәгә салынган, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 23 кеше өйдә дәвалана.
Чирнең читтән кертелгәннәре – 2, авыручылар белән якын элемтәдә булу нәтиҗәсендә – 26.
Алар:
18 яшькәчә – 1
18 яшьтән 30 яшькәчә – 0
30 яшьтән 50 яшькәчә – 17
50 яшьтән 60 яшькәчә – 3
60 яшьтән 70 яшькәчә – 5
70 яшьтән 80 яшькәчә – 0
80 яшьтән 90 яшькәчә – 2
Казанда – 23
Югары Ослан районында – 1
Нурлатта – 2
Питрәч районында – 2
Республикада коронавирус белән авыруның 6161 очрагы теркәлгән. Барлыгы 4983 кеше савыккан, шул исәптән, 38 узган тәүлектә сәламәтләнгән. ИВЛ аппаратларына хәзер 34 кеше ялганган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа