Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясенең 28 яңа очрагы расланган

888 кеше медицина күзәтүе астында кала.

Татарстанда узган тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясе белән зарарлануның 28 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Авдонина сүзләренә караганда, 888 кеше медицина күзәтүе астында кала.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, коронавирустан тәүлек эчендә республиканың 32 кешесе дәваланды, дип өстәде.

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлүнең тагын ике очрагы  расланган


1954 елда туган Казан шәһәрендә яшәүче ир кеше ике яклы полисегментар пневмониядән авыр хәлдә сугыш ветераннары госпитале базасында вакытлыча йогышлы госпитальгә салына. Хроник авырулары да булган. Яңа коронавирус инфекциясе булу лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланган.
Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 1941 елда туган хатын-кызны Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә ашыгыч ярдәм бригадасы китерә. Өстәмә хроник авырулары да булган.. Вирус идентификацияләнгән.


Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса