Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 авыруының 41 яңа очрагы ачыкланган
Тәүлек эчендә короновирусны ачыклау өчен республикада 5859 тест үткәрелгән.
Тәүлек эчендә Татарстан табиблары 41 пациентка Covid-19 диагнозы куйган, Читтән кертелгән очраклар юк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Тәүлек эчендә республикада коронавирус инфекциясенең 41 яңа очрагы теркәлде», - диде ул.
Барлык очраклар да чир йоктыручылар белән аралашудан барлыкка килгән. Тәүлек эчендә короновирусны ачыклауга 5859 тест үткәрелгән.
Covid-19 авыруы тарала башлаганнан бирле Татарстанда коронавирус белән авыручы 4472 кеше теркәлгән. Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков аңлатып үткәнчә, барлыгы 1309 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 44 кеше — узган тәүлектә. 1148 пациент дәвалана, шулардан 70 кеше үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратына тоташтырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа