Татарстанда тәүлек эчендә 40 яңа коронавирус очрагы ачыкланган
Республикада Covid-19 инфекцияне йоктыруның барлыгы 4 192 очрагы теркәлгән.
Татарстанда узган тәүлектә “Covid-19” коронавирус белән авыручы 40 кеше ачыкланган, барысыда контактлар нәтиҗәсе. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
“8 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 32е өйдә дәвалана”, – диде Авдонина.
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр – 0
18 яшьтән 30 яшькәчә – 2
30 яшьтән 50 яшькәчә – 15
50 яшьтән 60 яшькәчә – 14
60 яшьтән 70 яшькәчә – 6
70 яшьтән 80 яшькәчә – 0
80 яшьтән 90 яшькәчә – 0
90 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чирләп китүчеләр юк.
Шәһәр һәм районнар буенча:
Казанда – 10
Яр Чаллыда – 12
Азнакай – 1
Әлмәт – 1
Биектау – 1
Лениногорск – 1
Түбән Кама районы – 11
Питрәч – 1
Тукай районы – 2
Татарстанда коронавирусны диагностикалауның бөтен чорында 4 192 “Covid-19” авыруы ачыкланган, шуларның 3059 кеше, шул исәптән 32е узган тәүлектә терелгән, 1 121 кеше дәвалануын дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа