Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Татарстанда тәүлек эчендә 38 яңа коронавирус очрагы ачыкланган

Республикада Covid-19 инфекцияне йоктыруның барлыгы 4 078 очрагы теркәлгән.

Тәүлек эчендә Татарстанда яңа Covid-19 коронавирус йогышы белән зарарлануның 38 яңа очрагы ачыкланган, барлык очраклар да авырулар белән элемтә нәтиҗәсендә килеп чыккан. 21 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 17се өйдә дәвалана. Бу хакта онлайн-брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Чир йоктыручылар арасында бер генә балигъ булмаган бала да юк, әмма 18–30 яшьлек дүрт кеше бар,   30–50 яшьлекләр – җидәү,  50–60 яшьлекләр – алты, 60–70 яшьлекләр – унҗиде, 70–80 яшьлекләр – дүрт кеше.  80 яшьтән өлкәнрәкләр бу юлы авырулар арасында юк.

Казанда – 19, Яр Чаллыда тугыз кеше коронавирус йоктырган. Түбән Кама һәм Нурлат районнарында – икешәр, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Менделеевск, Питрәч һәм Тукай районнарында – берәр кеше.

"18 июньгә без Covid-19 теркәлгән 4 мең 78 очракны күрәбез", – дип өстәде спикер.

Шул ук вакытта эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 2 907 кеше сәламәтләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса