Татарстанда тәүлек эчендә 38 яңа Covid-19 очрагы ачыкланган
Бөгелмәлеләр арасында авыручылар юк.
Тәүлек эчендә Татарстанда яңа Covid-19 коронавирус йогышы белән зарарлануның 38 яңа очрагы ачыкланган, барлык очраклар да авырулар белән элемтә нәтиҗәсендә килеп чыккан. 17 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 21се өйдә дәвалана. Бу хакта онлайн-брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Чир йоктыручылар арасында бер генә балигъ булмаган бала да юк, әмма 18–30 яшьлек ике кеше бар, 30–50 яшьлекләр – унөч, 50–60 яшьлекләр – биш, 60–70 яшьлекләр – ун, 70–80 яшьлекләр – җиде кеше. 80–90 яшьлекләр – бер кеше. 90 яшьтән өлкәнрәкләр авырулар арасында юк.
Казанда – 12, Яр Чаллыда җиде кеше коронавирус йоктырган. Лаеш районында – дүрт. Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында – икешәр, Аксубай районы Әлки, Әтнә, Буа, Биектау, Зәй, Кама Тамагы, Питрәч, Балык Бистәсе, Тәтеш һәм Тукай районнарында – берәр кеше.
20 июньгә Татарстанда барлыгы 4 152 “COVID-19” очрагы теркәлгән. Барлыгы 3 027 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 58се – узган тәүлектә. 1 113 кеше дәвалана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа