Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Татарстанда тиеш булмаган урында салют аттырган өчен ел башыннан өч кешегә штраф салынган

Бүгенге көнгә рөхсәт ителмәгән урыннарда фейерверк аттыруны туктату өчен тагын 50 рейд планлаштырылган.

Ел башыннан бирле тиешсез урыннарда салют аттырган өчен Татарстанда өч кешегә штраф салынган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре «Яңа ел» профилактика операциясе вакытында 65 рейд уздырган. Аларның максаты рөхсәт ителмәгән урыннарда пиротехника куллануны кисәтү. Операция барышында махсус мәйданчыклардан читтә салют аттыруның 125 очрагын булдырмый калганнар. Хокук бозу турында өч протокол төзелгән һәм 430 дан артык сөйләшү уздырылган.

Бүгенге көнгә рөхсәт ителмәгән урыннарда фейерверк аттыруны туктау өчен тагын 50 рейд планлаштырылган.

Шулай ук операция барышында министрлык хезмәткәрләре полицейскийлар белән бергә пиротехник эшләнмәләр сата торган 92 урынга рейд оештырган. Бер хокук бозучы ачыкланган, ул янгын куркынычсызлыгы таләпләре бозылган пиротехника белән сату иткән.

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса