Татарстанда тагын бер кеше Covid-19дан вафат булган
Күрше районнарда: Баулыда һәм Лениногорскида короновирус йоктыруның яңа очраклары расланды.
Бөгелмәлеләрне бу афәт бүген урап узган – зарарлануның яңа очрагы юк
Бүгенге көндә Татарстанда короновирус инфекциясе белән 11 кеше хастаханәгә салынган, 72 кешедә авыру җиңел яки симптомсыз формада уза, шуңа күрә алар өйдә дәвалана, барлыгы – 83 кеше. 2 очрак читтән кертелгән, 81е – авырулар белән элемтә нәтиҗәсендә.
Яңа ачыкланган очраклардан:
18 яшькәчә кешеләр - 8
18 яшьтән 30 яшькәчә - 15
30 яшьтән 50 яшькәчә - 18
50 яшьтән 60 яшькәчә - 22
60 яшьтән 70 яшькәчә - 15
70 яшьтән 80 яшькәчә – 3
80 яшьтән 90 яшькәчә – 2
Шәһәр һәм районнарда ачыкланган:
Казан – 42
Яр Чаллы – 11
Аксубай – 1
Арча – 6
Әтнә районы – 2
Баулы – 1
Буа районы – 2
Биектау – 4
Алабуга – 1
Кукмара – 2
Лаеш районы – 5
Лениногорск – 1
Түбән Кама – 1
Нурлат – 1
Сарман – 1
Теләче – 1
Чистай – 1
Татарстанда Covid-19 диагнозы расланган бишенче пациент вафат булды. Ул Түбән Кама районында 1938 елда туган.
Хөрмәтле якташлар! Әлегә чир чигенергә уйламый, бу шартларда үзизоляция режимын, гигиена таләпләрен тиешенчә үтәүгә аеруча игътибарлы булыгыз. Җитди сәбәп кенә тумаганда, өйдән чыгып йөрмәскә тырышыгыз!
Өйдә тору – чирдән котылуга тиң.
Үзегезне дә, якыннарыгызны да саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа