Татарстанда “Сovid-19”ның 50 яңа очрагы расланды
Бөгелмәдә һәм күрше районнарда чир йоктыручылар юк.
Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда Covid-19 коронавирусының 50 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
– 19 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 31е җиңел яки симптомсыз формада дәвалана, – дип сөйләде ул.
Авырулар арасында 18 яшьтән кечерәк һәм 80 яшьтән өлкәнрәкләр юк. Иң күп авыручылар – 17 кеше – 30дан 50яшькә кадәргеләр арасында.
Иң күп зарарланган кешеләр Казанда (23 кеше), Чаллыда (18) һәм Түбән Кама районында (3) теркәлгән. Әгерҗе, Буа, Биектау, Кама Тамагы, Кукмара һәм Минзәлә районнарында берәр кеше бар.
Бу тәүлек эчендә республика буенча 74 кеше сихәтләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа