Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 33 яңа очрагы ачыкланган
3 кешене хастаханәгә салганнар, 30 кеше өйдә дәвалана.
Бүген Татарстанда коронавирусның 33 яңа очрагы ачыкланган, шуның икесе – читтән кертелгән, 31 очрак – авыру белән элемтә аркасында йоккан. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
3 кешене хастаханәгә салганнар, 30 кеше өйдә дәвалана.
Яшь категорияләре буенча: 18 яшькә кадәр – бер, 18 яшьтән 30 яшькә кадәр — 9, 30 яшьтән 50 яшькә кадәр – 13, 50 яшьтән 60 яшькә кадәр – 5, 60 яшьтән 70 яшькә кадәр – 4, 70 яшьтән 80 яшькә кадәр – 1 кеше авырган. 80 яшьтән өлкәнрәкләр арасында авыручылар теркәлмәгән.
Казанда – 22, Яр Чаллыда – 1, Арчада – 3, Лаеш районында – 2, Питрәч районында – 2, Әлки, Яшел Үзән, Кама Тамагы, авыруның берәр очрагы ачыкланган.
29 июльгә Татарстанда COVID-19ның барлыгы 5534 очрагы билгеле. Инфекцияне кичереп, 4436 кеше савыккан, шул исәптән узган тәүлектә 39 кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа