Татарстанда соңгы тәүлектә 40 COVID-19 яңа очрагы расланган
Бөтен вакыт эчендә республикада 4,5 мең кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырган.
«Роспотребнадзор»ның ТР идарәсе башлыгы – Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, республикада яңа коронавирус инфекциясе буенча хәл тотрыклы саклана. Яңа очраклар үсеше 0,9% тәшкил итә. Шул ук вакытта хәзер 1,3 мең кеше изоляциядә тора, алар Covid-19 шикле авырулар һәм затлар белән контактта булучылар.
15 кеше хастаханәдә, 25 кеше өйдә дәвалана.
30 яшьтән 50 яшькә кадәр булган төркемнәрдә иң күп авыручылар – 19 кеше һәм 60 яшьтән 70 яшькә кадәр – 11 кеше.
Авыручылар саны буенча элеккечә үк Казан алда бара, анда 31 кеше авырый. Биектау, Яшел Үзән һәм Питрәч районнарында икешәр кешегә коронавирус диагнозы куелган.
Covid-19 пандемиясе башланганнан бирле Татарстанда коронавирусның 4 595 очрагы ачыкланган. 3 446 пациент дәваланып терелгән, шул исәптән 36 кеше – узган тәүлектә терелгән. 1 133 кеше дәвалануын дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа