Татарстанда соңгы тәүлектә 31 кеше коронавирус йоктырган
Республикада пандемия башланганнан алып барлыгы 5309 авыру ачыкланган.
Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирус белән авыручы 30 кеше ачыкланган. Чирнең читтән кертелгәннәре – 1, авыручылар белән якын элемтәдә булу нәтиҗәсендә – 23. 8 кеше хастаханәгә озатылган, 23 кеше өендә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр – 2
18 яшьтән 30 яшькәчә – 5
30 яшьтән 50 яшькәчә – 7
50 яшьтән 60 яшькәчә – 8
60 яшьтән 70 яшькәчә – 6
70 яшьтән 80 яшькәчә – 3
80 яшьтән 90 яшькәчә – 0
90 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чирләп китүче – юк.
Шәһәр һәм районнар буенча:
Казанда – 15
Алексеевск районында – 1
Биектау районында – 1
Чүпрәле районында – 1
Яшел Үзәндә – 2
Кайбыч районында – 1
Нурлатта – 1
Балык Бистәсе районында – 1
Саба районында – 7
Чистай районында – 1
Татарстанда коронавирусны диагностикалауның бөтен чорында 5 309 “Covid-19” авыруы ачыкланган, шулардан 4 167 кеше терелгән, шул исәптән 28ы – узган тәүлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа