Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Татарстанда пациентның коронавирустан үлүенең 13нче очрагы теркәлгән.

Патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә вирус идентификацияләнде.

Республикада Covid-19”ның 40 яңа очрагы теркәлгән. 18 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 22 кеше өйдә дәвалана. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Тәүлек эчендә иң күп чирләүчеләр 30дан 50 яшькә кадәр булган төркемдә — 11 кеше. Авырулар арасында иң күбе казанлылар18 кеше, икенче урында Яр Чаллы – 8 авыру.

13нче үлем очрагы Чистайда расланган. 1963 елда туган чистайлы Чистайның 2 нче шәһәр хастаханәсе базасындагы вакытлы йогышлы авырулар госпиталенә салына. 1 июньнән башлап COVID-19 коронавирус йогышы нәтиҗәсендә килеп чыккан авыр дәрәҗәдәге ике яклы полисегментар вируслы пневмония белән стационар дәвалауда булган. 4 июньдә, хәле кискен начараю сәбәпле, интенсив терапия палатасына күчерелгән. 11 июньдә йөрәге тибүдән туктаган.

Үлемнең сәбәбе патологик-анатомик экспертиза нәтиҗәсе белән билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

Мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының олы кайгыларын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса