Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Татарстанда никахны рәсмиләштерүгә электрон гариза бирү популярлашкан

ЗАГС органнарында 1926 елдан башлап теркәлгән барлык актларны цифрлаштыру буенча федераль бурыч куелган. (Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда электрон хезмәтләрдән ЗАГСка гариза бирү аеруча популярлашкан. Никахны рәсмиләштерүгә гаризаларның 97 проценты Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында бирелә. Бу хакта бүген йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстан вице-премьеры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә...

ЗАГС органнарында 1926 елдан башлап теркәлгән барлык актларны цифрлаштыру буенча федераль бурыч куелган.

(Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда электрон хезмәтләрдән ЗАГСка гариза бирү аеруча популярлашкан. Никахны рәсмиләштерүгә гаризаларның 97 проценты Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында бирелә. Бу хакта бүген йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстан вице-премьеры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белдерде.

Министр ЗАГСка барлыгы 196 меңнән артык электрон гариза тапшырылганын әйтте. "Безнең төбәк системасы 2008 елдан бирле эшли. Былтыр безнең тәҗрибәне бөтен Россиягә тарату карары кабул ителгән иде. Безнең алда хәзер үз системабызны федераль система белән берләштерү бурычы тора. Бу зур проект. Якындагы өч елда ЗАГС органнарында 1926 елдан башлап теркәлгән барлык актларны цифрлаштыру буенча федераль бурыч куелган. Бу 13 млн документ", - дип белдерде Роман Шәйхетдинов.

Министр бүгенге көндә Татарстанда яшәүчеләрнең 80 проценты электрон хезмәтләрдән файдалануын билгеләп узды.

"Татар-информ" бер ел эчендә Татарстан оешмаларына сигез миллион киберһөҗүм ясалган, дип хәбәр иткән иде.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/30/157046/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса