Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы теркәлгән

Үлемнең сәбәбе мәеткә патолого-анатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланган.

Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ике очракта да үлемнең сәбәбе мәеткә патолого-анатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланган»,  диелә хәбәрдә.

27 июльдә 1953 елгы Казан кешесен, яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруда шикләнеп, Республика клиник хастаханәсе базасындагы йогышлы авырулар госпиталенә китергәннәр. Йөрәк-кан тамырлары системасында җитди өзлегүләр барлыкка килү фонында пациентның хәле начарайган, аны үпкәне ясалма җилләндерү  ИВЛ-аппаратына тоташтырганнар. 28 июльдә авыруның йөрәге тибүдән туктаган.

14 июльдә Урыссу Үзәк район хастаханәсенә 1945 елны ир-атны китергәннәр. Ул ике яклы пневмония һәм йөрәк ишемия авыруының кискен формасыннан интеккән. Тикшергәннән соң аңа «яңа коронавирус инфекциясе» дигән диагноз куйганнар. 20 июльдә пациент үлгән.

28 июльдә Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясеннән үлүчеләр саны 41гә җитүе хакында хәбәр ителгән иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса