Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Татарстанда коронавирустан ике үлем очрагы теркәлгән

Республикада бөтен вакыт эчендә 6 424 коронавирус белән зарарлану очрагы ачыкланган.

Татарстанда 28 яңа COVID очрагы теркәлгән, шуларның 19ы – читтән кертелгән, калганнары – элемтәләр нәтиҗәсе.

4 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 24 кеше өйдә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча:

18 яшькәчә – 1
18 яшьтән 30 яшькәчә – 0
30 яшьтән 50 яшькәчә – 8
50 яшьтән 60 яшькәчә – 6
60 яшьтән 70 яшькәчә – 6
70 яшьтән 80 яшькәчә – 7

Шәһәр һәм районнар буенча җыентык:

1. Казанда – 19

2. Әтнә районында – 1

3. Югары Осланда – 1

4. Биектау районында – 2

5. Яшел Үзәндә – 1

6. Кайбыч районында – 1

7. Лаеш районында – 3

Барлыгы 5 235 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 13е узган тәүлектә.

Бүген республикада коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы расланды.

Чирмешән районында яшәүче 1952 елда туган кеше  Әлмәт резерв госпиталенә китерелә. Хастаханәдән тыш ике яклы пневмония белән анестезиология һәм реанимация бүлегенә хастаханәгә салынды. Хәле бик авыр була. Анда лаборатор тест нәтиҗәсендә яңа коронавирус инфекциясе булу расланды.

1985 елда туган ир-ат Казан шәһәренең 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенә йогышлы авырулар буенча вакытлы госпитальгә салына. Үлемнең сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

Туганнарының һәм якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.

28 августка Татарстанда COVID-19”тан үлүнең барлыгы 59 очрагы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса