Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Татарстанда коронавирустан 39нчы үлем очрагы расланган

Үлем сәбәбе патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.

Татарстанда коронавирустан 39нчы үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

1951 елгы Казанда яшәүче хатын-кыз вирус корбаны булган. 19 июльдә пациентны хастаханәдән тыш катлауланган пневмония, Covid-19 инфекциясенең авыр формасы диагнозы белән Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә күчергәннәр. Хәле авыр булу сәбәпле, хатын-кызны ИВЛ аппаратына тоташтыралар. Пациентның сулыш юлларында хроник авырулары булган. Ул 24 июль көнне үлгән.

«Үлем сәбәбе патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән»,  диде Галимова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса