Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Татарстанда коронавирус йоктыруның 25 яңа очрагы ачыкланган

Республикада яңа коронавирус йоктыруның барлыгы 6812 очрагы теркәлгән.

Узган тәүлектә тагын 25 татарстанлы коронавирус йоктырган. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 25 очрагы теркәлгән, бүгенгә барлыгы 6 812 очрак теркәлгән», — диде Авдонина.

Республикада тикшеренүләр үткәрелә башлаганнан алып, барлыгы 656 627 тест ясалган.  Казан аэропортына кайтучыларга да тест узарга тәкъдим итәләр. Кичә 738 кеше тест ясаткан.

Кичә Татарстанда тавыш бирү көне башланды. Участокларда Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең тәкъдим иткән барлык иминлек чаралары үтәлә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса