Татарстанда тәүлек эчендә табиблар  “Covid-19”ның 39 яңа очрагын расладылар
Актуаль тема

Татарстанда тәүлек эчендә табиблар “Covid-19”ның 39 яңа очрагын расладылар

Авыручылар арасында бөгелмәлеләр юк.

Татарстанда тәүлек эчендә табиблар Covid-19 коронавирус йогышының 39 яңа очрагын расладылар. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте. 


"Тәүлек эчендә 20 кеше савыкты. 1 169 пациентны дәвалау дәвам итә", – дип өстәде спикер. 


“Covid-19” тарала башлаганнан бирле Татарстанда коронавирус белән йогышлануның 4 310 очрагы теркәлгән.  Барлыгы 3 128 кеше савыкты.