Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Татарстанда коронавирус белән авыруның барлык яңа очраклары да – йогышланганнар белән элемтәдә булу нәтиҗәсе

Республикада тәүлек эчендә 53 “Covid-19” очрагы ачыкланган. Бөгелмә яңа зарарланган районнар исемлегендә юк.

Татарстанда барлыгы 3 079 коронавирус белән зарарлану очрагы теркәлгән. Аларның күпчелек өлеше инде савыгып җитте. Яңа авыручыларның 13е хастаханәгә салынган, 40ы өйдә дәвалана.

Тәүлек эчендә иң күп авырулар Казанда теркәлгән27 кеше. Яр Чаллыда да шактый – 17. Тукай районында коронавирус өч кешегә эләккән. Алексеевск, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск һәм Менделеевск районнарында берәр авыру теркәлгән.

Яңа чир йоктырганнар арасында балигъ булмаганнар – 6, 18-30 яшьлекләр  – 9, 30-50 яшьлекләр – 17, 50-60 яшьлекләр – 13, 60-70 яшьлекләр – 5, 70-80 яшьлекләр – 2, 80-90 яшьлекләр – 1 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2VtzqukJcA1