Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны тотрыклы рәвештә кими
Узган тәүлектә 36 яңа “covid-19” очрагы ачыкланган.
Оператив мәгълүматларга караганда, атна башына республикада коронавирус белән авыруның 44 очрагы теркәлгән, ә бүгенге көндә 36 авыручы. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
"15 кеше хастаханәгә салынды, 21 кеше өйдә дәвалана", – дип өстәде Галимова.
Яшь төркемнәре буенча иң күп авыручылар 60 яшьтән 70 яшькә кадәрге кешеләр арасында– 16 кеше. Икенче урында – 50дән 60 яшькә кадәр – 9 кеше, өченчедә – 30дан 50 яшькә кадәр – 7 кеше.
Торак пунктлар арасында зарарлану саны буенча Казан алда бара – 19 очрак, икенче урында Яр Чаллы – 6 кеше. Авыл территорияләреннән Нурлат районында тәүлек эчендә өч авыручы ачыкланды.
19 июньгә Татарстанда барлыгы 4 114 “COVID-19” очрагы теркәлгән.
Барлыгы 2 969 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 62се – узган тәүлектә.
1 133 кеше дәвалана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа